«Без яраткан Айболит»: әдәби-уен программасы (6+)

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында һәм шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, журналист, балалар язучысы Корней Иванович Чуковскийның тууына 140 ел тулу уңаеннан 24 нче санлы китапханә балалар өчен «Без яраткан Айболит» дигән әдәби-уен программасы уздырды.

Айболит
IMG-20220328-WA0077
IMG-20220328-WA0062
IMG-20220328-WA0030
IMG-20220328-WA0058
IMG-20220328-WA0026
IMG-20220328-WA0019

Чуковский дөньяга табиб Айболит, Бармалей, Тяни-Толкай кебек күркәм персонажларны тудырган. Яраткан әкият галәменә сәяхәт кылып, балалар «Дару яки юк» уенында зиһенлелекләрен, «Тяни-Толкай»да тапкырлыкларын, «Тизрәк, Африкага!» уенында җитезлекләрен һәм «Айболит vs Бармалей»да көчләрен күрсәтте. Әкият мотивлары буенча оештырылган бәйгеләр дус һәм үзара ярдәмчел булырга өйрәтте. 

Корней Чуковский әсәрләре замана балалары өчен дә кызыклы һәм популяр булып кала, алар укучыларның күзаллауларын киңәйтә һәм китапларга карата кызыксынуларын үстерә. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: